«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә тематик чара узды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

19 нчы август көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә 22 бала һәм аларның әти-әниләре өчен «Алмалы Спас күп алма туплаган» дигән чара уздырылды. Әлеге чараның максаты – бәйрәм тарихы белән таныштыру, алмаларның файдалы үзлекләре турында күзаллауны киңәйтү, шулай ук бәйрәм кәефе булдыру.

Бәйрәм барышында балалар шигырьләр сөйләделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Шулай ук бәйрәм кунакларын шарлотка, хуш исле алма кайнатмасы, майлы коймак һәм татлы морс белән сыйладылар.

Мондый чаралар тернәкләндерү процессына уңай йогынты ясый, чөнки балаларның психоэмоциональ хәлен яхшырта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International