Ел саен сентябрь аенда Ульяновск шәһәрендә гаиләдә аралашу көненә багышланган, гаилә традицияләре фестивале үткәрелә. Быел бәйрәмгә Буа районының Иске Мәртле авылында яшәүче Матвеевлар гаиләсе чакырылган иде.
Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Экстремизмга-юк!" айлыгы уңаеннан "Китап сөючеләр" авыл китапханәсе волонтерлары "Терроризм – кешелек дөньясына каршы явызлык" дигән хәтер сәгате үткәрде.
10 сентябрьдә Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә “Ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләре укучыларын һөнәри әзерләүдә актуаль проблемалар” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре дә катнашты.
9-13 сентябрьдә Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре балаларга “Без халыклар дуслыгы өчен” дип исемләнгән рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр.
13 сентябрь көнне "Экстремизмга – ЮК! " айлыгы уңаеннан Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында чара уздырды.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Земфира Суфьянова социаль хезмәт алучылар белән “Абилимпикс-2019” сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында Яр Чаллы педагогика көллиятендә үткәрелгән һөнәри осталык буенча V Милли чемпионатның региональ этабында катнашты.
Узган җомгада, «Демография» милли проекты уңаеннан, Түбән Кама районындагы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Аист көтәбез» клубында төркемле дәрес үткәрде.
Милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш сак идарәсе хезмәткәрләре Казан "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә террордан саклану буенча дәресләр үткәрде.
Лениногорск мәшгульлек үзәге 19 сентябрь көнне эш урыннары ярминкәсе уздыра. Ярминкәдә 15тән артык предприятие-эш бирүче катнашачак, алар 120дән артык эш урыны тәкъдим итә.
19 сентябрьдә 9.00-12.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.