Узган җомгада, «Демография» милли проекты уңаеннан, Түбән Кама районындагы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Аист көтәбез» клубында төркемле дәрес үткәрде.
Дәрестә йөклелек вакытында сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр.
«Медицина хезмәткәрләре йөклелекне планлаштырырга һәм әлеге вакытка кадәр, алкогольдән, тәмәке тартудан һәм хатын-кызның сәламәтлеген җимерүче башка зарарлы гадәтләрдән баш тартып, сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә киңәш итә», - дип сөйләде белгеч.
Дәрес ахырында йөкле хатын-кызлар берничә җиңел физик күнегүләр ясадылар.