Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Экстремизмга-юк!" айлыгы уңаеннан "Китап сөючеләр" авыл китапханәсе волонтерлары "Терроризм – кешелек дөньясына каршы явызлык" дигән хәтер сәгате үткәрде.
Чара барышында интернат-йортта яшәүчеләр Бесланда 2004 елда булган куркыныч, рәхимсез фаҗига турында искә төшерде. Моннан тыш, китапханәче анда яшәүчеләргә терактларны булдырмау буенча куркынычсызлык чаралары турында сөйләде.
"Экстремизмга -юк!" айлыгы кысаларында Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге педагогы, балигъ булмаганнар эшләре инспекторы белән берлектә районның мәгариф учреждениеләрендә терроризмга каршы тору өлкәсендә чаралар оештырды. Чара барышында "Стоп терроризм" дигән буклетлар таратылды.