19 сентябрьдә 9.00-12.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә түбәндәге эш бирүчеләр катнашачак: «Таттелеком» ҖАҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, И.К. Кабушкина исемендәге трамвай депосы, «КазХимНИИ» АҖ, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе.
Ярминкәгә килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: аппаратчик, машина йөртүче, сөт ташучы, трамвай йөртүче, йөк төяүче, резина эшләнмәләр һәм детальләр әзерләүче, кондуктор, җитештерү мастеры, сату буенча менеджер, мерчендайзер, ремонт цехы башлыгы, оператив дежур сменалар, контакт үзәге операторы, телемаркетинг бүлеге операторы,ярдәмче эшче, күчмә составны ремонтлау буенча слесарь-сантехник, электр җиһазлары ремонтлау буенча слесарь-электрик, тракторчы, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, территорияне җыештыручы һ. б.
Чарага эш эзләүче, шул исәптән өлкән яшьтәге гражданнар да килә ала. Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай.
Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе Казан шәһәре, Журналистлар ур., 13а адресы буенча узачак.