"Шатлык" "Экстремизмга – ЮК! "айлыгына кушылды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

13 сентябрь көнне "Экстремизмга – ЮК! " айлыгы уңаеннан Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында чара уздырды.

Тематик көннең төп максаты - хәзерге заман яшүсмерләрендә һәм аларның әти-әниләрендә терроризмга каршы фикер формалаштыру.

Анда катнашучылар үзләре өчен "терроризм", "экстремизм" кебек төшенчәләрне, алар каян килеп чыга һәм бер-берсеннән ни белән аерылуы турында сөйләштеләр.

Шулай ук балалар һәм ата-аналар толерантлык дәрәҗәсен билгеләү өчен анкета узды. Социаль хезмәт алучыларда терроризмга карата тискәре караш булдыру максатыннан "Табу һәм зарарсызландыру!" уены оештырылды.

Соңыннан катнашучылар "Терроризм белән бәйле хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" ,"Без терорга каршы!", дигән белешмәлек  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International