Лениногорск мәшгульлек үзәге 19 сентябрь көнне эш урыннары ярминкәсе уздыра. Ярминкәдә 15тән артык предприятие-эш бирүче катнашачак, алар 120дән артык эш урыны тәкъдим итә.
Шулай ук ярминкә барышында мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультация, юридик консультация алырга мөмкин, хезмәт базары торышы белән танышырга, эшкә урнашу буенча тәҗрибә алмашырга да мөмкин.
Эш эзләүчеләрне 19 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча көтәләр: Лениногорск, Кошевой урамы, 15нче йорт (Лениногорск политехник колледж бинасы).