Яшел Үзән мәшгульлек үзәге белгечләре Бөтенроссия конференциясендә катнашты

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

10 сентябрьдә Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениесендә “Ябык типтагы махсус укыту-тәрбия учреждениеләре укучыларын һөнәри әзерләүдә актуаль проблемалар” дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Чарада Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре дә катнашты.

Конференциянең пленар өлешендә мәшгульлек үзәге директоры С.Гататдинова мәшгульлек үзәгенең проектны гамәлгә ашыруда роле хакында сөйләде. Проект кысаларында укучыларның һөнәри юнәлеше буенча уртак эш үткәрелде: Яшел Үзән шәһәренең зур предприятиеләренә экскурсияләр оештырылды, һөнәри юнәлеш дәресләре һәм тестлары уздырылды.

Конференция барышында мәшгульлек үзәге белгечләре югары сыйныф укучылары өчен компьютерда һөнәри юнәлеш тесты үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International