ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Зәй районында пенсия яшенә якынлашучые эшче гражданнар өчен консультация чаралары дәвам итә. Халык мәшгульлеге һәм район башкарма комитеты белгечләреннән торган комиссия атна саен предприятия һәм оешмаларга чыга, кирәк очракта, телефон аша консультация бирә.

 “2014-2021 елларда Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрне популярлаштыру” программасын 2019 елда гамәлгә ашыру буенча Яшел Үзән районында һөнәри юнәлеш проекты уңаеннан, быелның октябреннән “Авылда эшмәкәрлек инициативасы – 2019” бизнес-проектлар конкурсы старт ала.

Бүген Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова “Ялгызлыктан курку. Аны  җиңү ысуллары” дигән темага мини-тренинг үткәрде.

Менделеевск "Өмет яры" социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар арасында ВИЧ - йогышларны кисәтү буенча эш дәвам итә.

Шушы көннәрдә Алабуга "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә   “Шаярудан хокук бозуга бер адым” дип аталган әңгәмә үтте.

Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Хокук белгечләре" түгәрәге эшли. Биредә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт алучы яшүсмерләр булып кайтты. Түгәрәктә дәресләр балаларның хокукый культурасын формалаштыруга һәм үз гамәлләре  өчен шәхси җаваплылыкны күзаллауга юнәлтелгән.

Республикада өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар арасында "Безнең як осталары" конкурс-фестивале старт алды. Конкурсның максаты - интернат-йортларда социаль хезмәттән файдаланучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри осталыгын, күнекмәләрен  өйрәнү һәм тарату.

Татарстан Республикасы картлар һәм инвалидлар  интернат-йортларда социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри тәҗрибәсен, осталыгын, күнекмәләрен һәм сәләтләрен өйрәнү һәм тарату максатыннан, "Безнең төбәк осталары" дип аталган Республика конкурс-фестивале игълан ителде. 

14 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен “Барысын да белергә телим” темасына Ял көне клубының чираттагы очрашуы узды.

Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендәгеләргә Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәгенә (балалар технопаркы "Кванториум" сәяхәт оештырылды. Чараның максаты - дәрестән тыш вакытта ял оештыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International