Буа районыннан күп балалы гаилә фестивальдә катнашты

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

Ел саен сентябрь аенда Ульяновск шәһәрендә гаиләдә аралашу көненә багышланган, гаилә традицияләре фестивале үткәрелә. Быел бәйрәмгә Буа районының Иске Мәртле авылында яшәүче Матвеевлар гаиләсе чакырылган иде.

Ата-аналар төрле мастер-классларда, шул исәптән бизнес-проектлар язу буенча тренинг, "Туган якны өйрәнү" квесты, спорт ярышларында катнаштылар. Балалар өчен  сәламәт туклану һәм мультипликация буенча мастер-класслар оештырылды.

Шулай ук ата-аналар балалар белән бергә "Минем горурлыгым – Минем районым", "Социаль контракт", Гаилә ядкаре үз куллары белән", "100 ел -100 гаилә" күргәзмәләрендә тамаша кылдылар.

Конкурсларда актив катнашкан өчен Матвеевлар гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International