Теләче районы "Чишмә" үзәгендә "Без халыклар дуслыгы өчен" дигән конкурс узды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

9-13 сентябрьдә Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре балаларга “Без халыклар дуслыгы өчен” дип исемләнгән рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр.

Конкурс Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкның террористик һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә түзеп тормавы атмосферасын булдыруга юнәлтелгән җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында үткәрелә. Күп балалы, опекун гаиләләрдәге балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар конкурста актив катнашты һәм "Без халыклар дуслыгы өчен» дигән темага рәсемнәр китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International