Шушы көннәрдә Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар Туган якны өйрәнү музеенда булды. Чара ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, әхлакый - патриотик тәрбия бирү һәм туган як тарихын өйрәнү максатыннан оештырылды.
Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора. Һәм социаль хезмәт алучыларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында үткәрелә.
Кукмара муниципаль районында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2 сентябрьдән башлап, диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне район медицина оешмаларына китерү башланды.
Арча "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларга "Экстремизмга-юк" декадасы кысаларында, психолог Алинә Сабирова "Шикле пакет" дигән чара үткәрде.
16нчы сентябрьдә Әлмәт муниципаль районында "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" җөмһүрият бәйгесенең муниципаль читтән торып катнашу этабы узды. Бәйгедә Әлмәт районының "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Сенсориканы үстерү" дигән темага мини-тренинг үткәрде.
18 сентябрьдә Арча "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр: Абдуллина Гүзәл, Гайнетдинова Ләйлә, Ипкеева Алена, Холмуратова Сәфәргөл, Госманова Эльвина, хезмәт белгече Гөлнара Сәлихҗанова җитәкчелегендә "Абилимпикс-2019" сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча V Милли чемпионатның төбәк этабында катнаштылар.
19 сентябрь көнне Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, шул исәптән биредә өлкән һәм пенсия яшенә якынлашучы гражданнар да катнашты.
17 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге "Бизәкле тәлинкә" акрил рәсеме остаханәсе узды.
19 сентябрь көнне Лениногорск мәшгульлек үзәге Лениногорск политехник колледжы базасында көзге эш урыннары ярминкәсе үткәрде.