"Кайгырту" комплекслы үзәге белгечләре балалар өчен иҗади мастер-класс үткәрде

2019 елның 20 сентябре, җомга

17 сентябрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәге "Бизәкле тәлинкә" акрил рәсеме остаханәсе узды.

Остаханә башында балаларга фарфор савыт-сабаныж осталар тарафыннан ясалуын карарга тәкъдим иттеләр.

Соңыннан балалар акрил буяулар белән рәсем ясау сәнгате турында тыңладылар. Балаларга тәлинкәләрне крил буяулары белән бизәргә тәкъдим ителде.

Беренче этапта балалар гади карандаш белән тәлинкәгә каралама төшерделәр. Һәр баланың үз тематикасы бар иде.

Акрил буяулары белән рәсем ясауның барлык төп техникалары гамәлдә күрсәтелгәннән соң, балалар үзләренең карамаларын бизәргә күчте.

"Бизәкле тәлинкә" остаханәсендә булганнан соң, балалар акрил буяулар белән рәсем язуны алга таба иҗади үстерү өчен нигез күнекмәләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International