19 сентябрь көнне Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды, шул исәптән биредә өлкән һәм пенсия яшенә якынлашучы гражданнар да катнашты.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә "Таттелеком" ҖАҖ, "Казан сөт комбинаты" ҖЧҖ һ.б. катнашты.
Ярминкәгә 233 граждан килде. Шул исәптән, 26 өлкән яшьтәге гражданнарга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: аппаратчик, автомобиль йөртүче, сөт ташучы, трамвай йөртүче, йөк төяүче, резина эшләнмәләре һәм детальләр әзерләүче, кондуктор, җитештерү мастеры, сату буенча менеджер, мерчендайзер, ремонт цехы начальнигы, оператив дежур сменалар, элемтә үзәге операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, слесарь-сантехник, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик, тракторчы, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, территорияне җыештыручы һ. б.
Эш бирүчегә мөрәҗәгать итү өчен 35 кеше, шул исәптән 8 өлкән яшьтәге кеше юллама алды.
Чара барышында катнашучылар шәһәрнең хезмәт базарындагы хәл, мәшгульлек хезмәте күрсәтү комплексы, хезмәт турындагы закон таләпләре белән таныштылар.