ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстанда беренче бала тапкан 1 380  яшь ана һәм өченче баласы туган 271 хатын-кыз 2019 елның 20 сентябренә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

Инвалидлар өчен тигез мөмкинлекләр булдыру, социаль сәясәт юнәлеше буларак, белем һәм эш алу мөмкинлеге белән генә түгел, ә мәдәни һәм ял эшчәнлегенең төрле рәвешләрен тәэмин итүгә дә бәйле. Әлеге эшчәнлек шәхеснең социальләшүен инвалидларның социаль активлыгын оптимальләштерүнең мөһим ресурсларыннан берсе булып тора.

12-13 сентябрьдә Лениногорск политехник колледжы базасында инвалид һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында "Абилимпикс" V милли һөнәри осталык чемпионатының региональ этабы узды. Ул “Экономика һәм бухгалтерлык учеты” номинациясе буенча үтте.

20 сентябрьдә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы Снежана Лунева 14нче татар гимназиясенең 9нчы сыйныф укучыларының ата-аналары алдында чыгыш ясады.  Ата-аналар җыелышында яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре каралды: һөнәр сайлауга дөрес якын килү, кирәкле һөнәрләр базары, шәһәрнең уку йортлары.

Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат йортында “Без халыклар дуслыгы яклы! Без көч куллануга каршы!” дип аталган иң яхшы иҗади эшкә конкурс  үткәрелде. Конкурс социаль ярдәм алучыларның милләтара татаулык, толерантлык, социаль тәртип, террористларга, экстремистларга каршы күзаллауны ныгыту максатыннан үткәрелде.


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

20 сентябрьдә Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә пенсия яшенә якынлашучы һәм пенсия яшендәге гражданнар, шулай ук теләге булган һәркем өчен вакансияләр ярминкәсе уткәрелде.

20 сентябрьдә Әлмәтмәшгульлек үзәгендә эш бирүчеләр белән «Эшлекле иртәнге аш» форматында чираттагы очрашу булды.

24-25 сентябрьдә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомер» күргәзмәсе уңаеннан Казанның мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Килүчеләр игътибарына мәгълүмат базасында, Казан шәһәре предприятиеләре буенча тупланган вакансияләр турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

20 сентябрьдә наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендәге укыту семинары кысаларында Татарстан Республикасы халыкны социаль тәэмин итү оешмалары белгечләре өчен наркоманияне беренчел профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм уңай мәнфәгатьләрне формалаштыруга юнәлдерелгән социаль программалар конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Мөбәрәкшин бүләкләде.

Шушы көннәрдә  Кукмара муниципаль районының “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балалар Туган якны өйрәнү музеенда булды. Чара ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, әхлакый - патриотик тәрбия бирү һәм туган як тарихын өйрәнү максатыннан оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International