Арча тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне шикле предметлар белән эш итәргә өйрәтәләр

2019 елның 20 сентябре, җомга

Арча "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларга "Экстремизмга-юк" декадасы кысаларында, психолог  Алинә Сабирова    "Шикле пакет" дигән чара үткәрде.

Чара барышында балалар билгесез әйберләргә кагылмаска икәнен белде, чөнки алар тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин. Мондый әйберне тапканда,  шунда ук олы кешегә хәбәр итәргә кирәк.

 Мондый чаралар игътибарлык, күзәтүчәнлекне үстерә, балаларда саклык һәм уяулык тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International