Социаль хезмәт алучылар хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәяли ала

2019 елның 20 сентябре, җомга

Социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора. Һәм социаль хезмәт алучыларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының хезмәт күрсәтү шартлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында үткәрелә.

Республиканың социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә социаль ярдәм алучылар реестрына кертелгән 140 оешма эшчәнлек алып бара. Аларның 118-е дәүләтнеке һәм 22-се дәүләтнеке булмаган оешмалар.

Социаль ярдәм оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү елына бер тапкыр һәм кимендә өч елга бер үк оешмага карата уздырыла.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы социаль ярдәм оешмалары тарафыннан бәйсез бәяләүне оештыру өчен шартлар тудыру максатыннан, бәйсез бәяләүне үткәрү буенча Иҗтимагый совет төзелде. Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы карары буенча аның составына гражданнар, инвалидларның иҗтимагый берләшмәләренең, ветеран иҗтимагый оешмаларының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау максатларында төзелгән 7 иҗтимагый оешмадан вәкилләр кертелгән.

Сыйфатны бәйсез бәяләү буенча Иҗтимагый совет эшчәнлеге турында мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырыла mtsz.tatarstan.ru «Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү» бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International