19 сентябрь көнне Лениногорск мәшгульлек үзәге Лениногорск политехник колледжы базасында көзге эш урыннары ярминкәсе үткәрде.
18 сентябрьдә Әлмәттә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Мин-Тылсымчы!” хәйрия бәйгесе узды. Бәйге "Постройка+" төзелеш журналы редакциясе тарафыннан үткәрелә. Аның җитәкчесе Марина Гайнетдинова.
18 сентябрь көнне Казан шәһәре Вахитов районының мәшгульлек үзәге чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды, анда 307 кеше катнашты. Чара нәтиҗәләре буенча 30 кеше вакантлы эш урыннарына юллама алды.
18 сентябрьдә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә юридик характердагы консультация бирде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
21 сентябрьдә Татарстан Республикасында "Үзенчәлекле су объектларын саклау" проектын һәм "Чиста яр" республика акциясен тормышка ашыру уңаеннан йомгаклау акциясе узды.
Балтач районының Кили авылында яшәүче Хаҗиева Минзифа Гомәр кызына 17 сентябрь көнне 90 яшь тулды.
18 нче сентябрь көнне Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары Ольга Бывальцева һәм Наталия Кудряшова Минзәлә районы прокуратурасы ярдәме белән социаль хезмәтләр алучы балалар өчен прокуратурага экскурсия оештырды.
Татарстан Республикасында "Демография" милли проектын тормышка ашыру турында министр Эльмира Зарипова "Татарстан-24" телеканалында сөйләде.
18 сентябрьдә Әлмәт шәһәрендәге социаль яклау идарәсендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар белән очрашты.