Кукмара муниципаль районында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2 сентябрьдән башлап, диспансеризация, профилактик тикшерүләр, скрининглар уздыру өчен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләрне район медицина оешмаларына китерү башланды.
Махсус автотранспортта өлкән яшьтәге гражданнарны озата бару "Тылсым" комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан оператив рәвештә башкарылды.
Проект барышында 65 яшьтән узган, районның Зур Кукмара, Лельвиж, Ош-Юмья, Манзарас, Мәмәшир, Пычак авыл җирлекләрендә яшәүче 36 пенсионер диспансеризация узды. Ел азагына учреждениеләр тарафыннан 65 яшьтән өлкәнрәк 763 кешене диспансеризация үткәрү планлаштырыла.