Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Сенсориканы үстерү" дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның сенсорикасын үстерү.
Сенсорика – тышкы тәэсирләрне, тойгыларны турыдан-туры кабул итүче категория.
Чарада социаль хезмәт алучыларның сизүен һәм төсләрне кабул итүен үстерү максатыннан "Нәрсә ул?", "Яңгыр", "Кагылыш", "Безнең төс", "Нинди аерма?" күнегүләре үткәрелде. Бу күнегүләрдә катнашучылар күзләрен йомып, кулларга ничә карандаш белән кагылганын һәм билгеле бер төсне сайлап, аны нинди дә булса хәрәкәт белән күрсәтеп, нинди төс икәнен белергә тиеш иделәр.
Социаль хезмәт алучылар тренингта актив катнашты, уңай эмоция һәм яхшы кәеф күтәренкелеге алдылар. Үткәрелгән тренингтан соң, катнашучыларда психоэмоциональ халәт нормальләште, эшкә сәләтлелек артты.
Тренингта 16 кеше катнашты.