18 сентябрьдә Арча "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр: Абдуллина Гүзәл, Гайнетдинова Ләйлә, Ипкеева Алена, Холмуратова Сәфәргөл, Госманова Эльвина, хезмәт белгече Гөлнара Сәлихҗанова җитәкчелегендә "Абилимпикс-2019" сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча V Милли чемпионатның төбәк этабында катнаштылар.
Чара Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә узды. Тернәкләнүчеләр "Ыргак белән бәйләү", "Энә белән бәйләү" компетенцияләрендә катнаштылар.
Чемпионат Татарстанда беренче тапкыр 2018 елда уздырылды, ә быел "Ыргак белән бәйләү", "Энә белән бәйләү" компетенцияләре уздыру өчен Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятен сайладылар.
Белгеч сүзләренчә , мондый конкурслар мөмкинлекләре чикле кешеләрнең һөнәри ориентациясен һәм мотивациясен тәэмин итә, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрә, һөнәри эшчәнлекнең яңа төрләре белән танышырга ярдәм итә.