"Кайгырту" үзәге психологы конкурста катнашты

2019 елның 20 сентябре, җомга

16нчы сентябрьдә Әлмәт муниципаль районында "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" җөмһүрият бәйгесенең муниципаль читтән торып катнашу этабы узды. Бәйгедә Әлмәт  районының "Кайгырту" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

Оештыручылар – Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе – әлеге чараны авыр тормыш хәлендәге яки җәмәгать тәртибен бозуга сәләтле балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә ата-аналарга яки аларны алыштыручыларга ярдәм күрсәтүче җәмәгать тәрбиячеләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрә.

Бәйге балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, хокук бозуларын кисәтү, гаилә һәм балаларны яклау буенча конституциячел нормаларны гамәлгә ашыру өлкәсендә иҗтимагый сәясәтне камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Җәмәгать тәрбиячесе – ул сәләт. Шуңа күрә бәйгедә дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының иң актив вәкилләре, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү системасы оешмалары белгечләре, иҗтимагый оешмалар алдынгылары, педагогик хезмәткәрләр, тренерлар, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре катнаша. Бәйгедә бу юлы гаилә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегеннән психолог Юлия Казакова катнашты.

Бәйге ике өлештән торды. Беренче өлеш "үзпрезентация" – визит карточкасы – дәвамында бәйгедә катнашучылар җәмәгать тәрбиячеләре институтына, үз тәрбияләнүчеләренә, хезмәттәшләренә, гаиләсенә карата үз карашларын ачты. Үзләренең тормыш өстенлекләрен билгеләп үттеләр, ә икенче өлеше – балигъ булмаганнарны тернәкләндерү буенча шәхси авторлык программасын яклау.

Белгечләр комиссиясе чыгышларны тәкъдим ителгән презентация материалының эчтәлеге һәм сыйфаты, мантыйклыгы һәм тулылыгы, җәмәгать тәрбиячесе эшен оештыру күренешләренең һәм алымнарының күптөрлелеге, җәмәгать тәрбиячесе үткәрә торган эшнең сыйфат һәм сан күрсәткечләре, педагогик осталык, тапкырлык һәм фикерләүнең кабатланмалыгы кебек билгеләр буенча бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International