Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының “Рукавичка" театр студиясендә Өлкәннәр көненә бәйрәм программасы әзерләнә.
21 сентябрьдә Теләче муниципаль районында "Татарстан кроссы – 2019" йөгерү буенча ярыш үткәрелде.
Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, "Туган як" белән танышу максатыннан даими рәвештә тематик чаралар үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы студиясенә барды. Ведомство башлыгы "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру турында сөйләде.
1 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара өлкәннәр көне якынлаша. Әлеге мөһим һәм иҗтимагый әһәмиятле дата уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервью бирде.
“Экстремизмга-юк!” терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече Римма Борисова 19 балага “Терроризм һәм экстремизмны кисәтү” темагсына дәрес-кинотренинг үткәрде.
Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе - гаиләләрнең коммуникатив сәләтләрен камилләштерү, аерым бала белән аралашу үзенчәлекләре турында белемнәрне тирәнәйтү һәм ата-аналарны оптималь хезмәттәшлек ысулларына өйрәтү.
Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елы уңаеннан, Бөгелмә шәһәре оешмаларында һәм учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә. Әйтик, 23 сентябрьдә 16нчы урта мәктәптә Халыклар дуслыгы китапханәсе белән берлектә “Барлык һөнәрләр дә яхшы - теләгәнеңне сайлап ал!” дип аталган әдәби-сәнгать чарасы булып узды.
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә "Экстремизмга-юк!" декадасы кысаларында социаль педагоглар Олеся Минһаҗетдинова һәм Марта Камалова Казан инновацион университеты филиалының "Ышаныч тәрәзәсе" волонтерлар отряды белән берлектә квест - уен уздырды.
Россия Федерациясендә Театр елы кысаларында 19 сентябрь көнне 13 нче санлы социаль участокта Түбән Кама "Веста" үзәге белгече Рәмзилә Хафизова “Татарстан – минем горурлыгым” курсыннан 13 балигъ булмаган бала өчен “Сәнгать дөньясында” дигән төркемле дәрес үткәрде.