22 сентябрь көнне Әгерҗе муниципаль районы "Наз" приютында тәрбияләнүче балалалар кысаларында Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан"Милләтләр кроссы-2019" велоузышта катнашты.
20 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
23 сентябрь көнне Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә үзмәшгульлек буенча чираттагы бизнес-дәрес узды. Чарада бала карау буенча ялдагы хатын-кызлар катнашты.
20 сентябрьдә Әлмәттә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Дәүләт автоинспекциясенә хезмәткәрләр җыю мәсьәләсе буенча очрашу булды.
Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Экстремизм-юк!" айлыгы кысаларында Светлана Жарова җитәкчелегендә 8 нче урта мәктәпнең “Бал кортлары” тимурчылар отряды "Без тынычлык өчен!" дигән чара үткәрде.
19 сентябрь көнне Казанның Мәскәү районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.
«Асылташ» приюты коллективы Гомумроссия йөгерү көне «Милләтләр кроссы-2019» кысаларында «Татарстан кроссы-2019» ярышында актив катнашты.
18нче сентябрьдә Әлмәт муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мәшгульлек үзәге белгече балигъ булмаганнарга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, төркемле дәрес үткәрде. 14–18 яшьлек яшүсмерләр хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә мәнфәгатьләрен, үз мөмкинлекләрен һәм теләкләрен ачыкладылар.
Үз эшчәнлеген төзелеш тармагында алып баручы "Основание" ҖЧҖ 57 хезмәткәренә 2239,70 мең сумлык бурычын кайтарды.
24-28 сентябрьдә Татарстан башкаласында өлкән яшьтәге кешеләр өчен "Актив озын гомер" 4 нче махсуслаштырылган товарлар һәм хезмәтләр күргәзмәсе узачак. 2018 елда әлеге чарага Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңгә якын кунак килгән иде.