21 сентябрьдә Теләче муниципаль районында "Татарстан кроссы – 2019" йөгерү буенча ярыш үткәрелде.
Спорт чарасы оешма, предприятие, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында оештырылды. Теләче муниципаль районы "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә йөгерештә актив катнашты. Хезмәткәрләр 3000 м. һәм 5000 м. дистанцияләрдә йөгерделәр.