Бөгелмәдә Эшче һөнәрләр елы уңаеннан чара узды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләр елы уңаеннан, Бөгелмә шәһәре оешмаларында һәм учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә. Әйтик, 23 сентябрьдә 16нчы урта мәктәптә Халыклар дуслыгы китапханәсе белән берлектә “Барлык һөнәрләр дә яхшы - теләгәнеңне сайлап ал!” дип аталган әдәби-сәнгать чарасы булып узды.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләреннән балалар хезмәт базарының ихтыяҗы, эшче һәм инженер һөнәрләренә кытлык булуы, шулай ук республиканың уку йортларына керү мөмкинлекләре турында белделәр. Китапханә системасы вәкилләре укучыларга югала барган һәм яңа барлыкка килгән һөнәрләр турында сөйләде. 

Чара ахырында укучылар игътибарына төрле һөнәрләр буенча фильмнар тәкъдим ителде.  Мондый профессиональ программалар укучыларда һәрвакыт зур кызыксыну уята. 

 Бу “ХХІ гасыр һөнәре” дигән кызыклы очрашулар циклы кысаларында соңгы чара түгел. Киләсе очрашу октябрь аена планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International