Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, "Туган як" белән танышу максатыннан даими рәвештә тематик чаралар үткәрелә.
24 сентябрь көнне социаль эш буенча белгеч Инна Нурмиева "Арча шәһәре. Шәһәр гербы һәм флагы" дәресе оештырды. Дәрестә балалар Арча шәһәре турында презентация карады, аның тарихы белән танышты. Шулай ук тәрбияләнүчеләр шәһәр гербын һәм флагы белән танышты.
Дәрес барышында балалар сораулар бирделәр һәм шәһәр гербын, флагын рәсемгә төшерделәр.
Белгеч сүзләренчә, мондый чаралар гомуми күзаллауны киңәйтергә ярдәм итә, республиканың төрле шәһәрләре турында күзаллау тудыра һәм үз иленең тарихына карата кызыксыну тәрбияли.