Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы студиясенә барды. Ведомство башлыгы "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру турында сөйләде.
Спикер республикада тормышка ашырыла торган социаль әһәмиятле проектларга аерым игътибар бирде.
Шулай ук интервью кысаларында Эльмира Зарипова өлкән буын вәкилләренә мөрәҗәгать итте һәм аларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.
Министр белән интервьюны "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалының "Манзара" һәм "Здравствуйте!" тапшыруларында карарга мөмкин булачак