Татарстанда "Экстремизмга-юк!" айлыгы дәвам итә

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

“Экстремизмга-юк!” терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгече Римма Борисова 19 балага “Терроризм һәм экстремизмны кисәтү”  темагсына дәрес-кинотренинг үткәрде.

Дәреснең максаты: теләсә кайсы формада көчләүгә һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, башка кешеләрне кабул итү һәм аңлау, алар белән уңай хезмәттәшлек итә белү күнекмәсен үстерү.

Чара башында белгеч катнашучылардан терроризм һәм экстремизмның нәрсә икәнен белүләре белән кызыксынды. Аннары кеше тормышында төрле милләт, мәдәният, дөнья, конфессия, социаль катлам вәкилләре белән аралашуы, шуңа күрә үз халкының, шулай ук башка мәдәният, дин вәкилләренең мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итәргә өйрәнү, үзара бәйләнеш юлларын табарга өйрәнү мөһим, дип сөйләде.

Әңгәмә барышында балалар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: балачакта үпкәләүләр кичердегезме, шуның аркасында борчылдыгызмы, сезне кызгандылармы, нәрсә ул түземлек, нәрсә ул толерантлык, түземлекнең чикләре кайда, үзеңне терроризм һәм экстремистлыктан саклау өчен нәрсәләр кирәк булган? Соңгы сорауга җавап биреп, балалар уртак нәтиҗә ясады: шикле кешеләр белән танышырга ярамый, хуҗасыз булган әйберләр (сумкалар, пакетлар һ.б.) белән якын килергә кирәкми.  

Видеороликны караганнан соң белгеч дәрестә катнашучыларга толерант булырга кирәклеген һәм үз тормышыңда экстремизм кебек афәт һәм аның чагылышларына юл куймаска кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International