1 октябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара өлкәннәр көне якынлаша. Әлеге мөһим һәм иҗтимагый әһәмиятле дата уңаеннан ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервью бирде.
"Татарстан Республикасында демографик хәл, тулаем Россия Федерациясе буенча, өлкәннәр санын һәм халыкның гомуми санында аларның өлешен арттыру тенденциясе белән характерлана. Бүгенге көндә Татарстанда 3 898,6 мең кеше яши, шул исәптән хезмәт яшеннән өлкәнрәкләр – 986,6 мең кеше", – дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.
Журналист белән әңгәмә барышында Эльмира Зарипова республикада "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру һәм проект кысаларында үткәрелә торган чаралар турында сөйләде.
Министр белән интервью "Татар-информ" МА рәсми сайтында чыгачак.