Түбән Каманың "Веста" үзәгендә "Экстремизмга-юк!" декадасы кысаларында социаль педагоглар Олеся Минһаҗетдинова һәм Марта Камалова Казан инновацион университеты филиалының "Ышаныч тәрәзәсе" волонтерлар отряды белән берлектә квест - уен уздырды.
Максат: террорлык акты барлыкка килгән очракта балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белемнәрен формалаштыру, игътибарлыгын һәм уяулыгын үстерү.
Бу көнне барлык катнашучылар да террорлык акты янаганда төп куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү өчен җыелдылар. Квест-уен барышында катнашучыларга 4 станция узарга туры килде: “Дөрес эшлә” тест-викторинасы; “Беренче ярдәм”; “Бары тик бергә, бары тик бердәм!” һәм “Каршылыклар полосасы” спорт станциясе.
Квест узу барышында балалар әсирлеккә алынган очракта үзеңне ничек тотарга, тынычлыкны ни өчен сакларга кирәлеген, тәрәзә- шекләрдән ераграк торырга, запас чыгу юлларын белергә һәм шикле предметны тапкан очракта нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәттеләр. Бу уен югары эмоциональ кәефтә узды.
Уен ахырында балалар бөтен әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакыт игътибарлы булырга һәм көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта коткару хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйттеләр.