Минзәлә районы "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә эшчәнлекнең иң мөһим юнәлешләренең берсе - гаиләләрнең коммуникатив сәләтләрен камилләштерү, аерым бала белән аралашу үзенчәлекләре турында белемнәрне тирәнәйтү һәм ата-аналарны оптималь хезмәттәшлек ысулларына өйрәтү.
Мәсәлән, ДЦП диагнозлы балаларның ата-аналары өчен өй шартларында дәвалау физкультурасы күнекмәләрен куллана белү мөһим. Дәвалау физик культура инструкторы Вита Ханипова даими рәвештә ата-аналар белән консультацияләр һәм әңгәмәләр үткәрә. Өй шартларында тренажерларны куллану буенча дәресләр оештыра. Белгечнең ата-аналар белән дөрес итеп төзелгән эше уңай нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.