Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге юлламасы буенча эшсез җиде граждан «Электрон-исәпләү һәм исәпләү машиналары операторы» курсын тәмамлады.
Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Көмеш һәм усаллык эзләмә, бай бул!" дип исемләнгән курчак спектакле күрсәтелде. Алабуга шәфкать туташлары җәмгыяте яшәүчеләр өчен иҗади бүләк әзерләде.
Бүген "Актив озын гомер" өлкән яшьтәге кешеләр өчен товар һәм хезмәт күрсәтүләрнең 4 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен ачу тантанасы узды. Күргәзмәдә 50дән артык компания катнаша, алар арасында Татарстан Республикасының медицина оешмалары һәм ведомстволары, халыкны социаль яклау органнары, табигый продуктлар нигезендә медицина препаратларын, халык куллану товарларының киң спектрын җитештерүчеләр, ял итү, мәдәни һәм белем бирү үзәкләре бар.
2019 елның 3-20 сентябрендә Татарстан Республикасында инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс-2019»V Милли чемпионатының төбәк сайлап алу этабы узды. Ярышлар республиканың һөнәри белем бирү оешмалары базасында оештырылган 23 ярыш мәйданчыгында 46 компетенция буенча узды.
Интернат пациентлары киләсе елдан башлап мөстәкыйль карау һәм яшәү күнекмәләрен үстерә башлаячак.
Бүген Казанда "РИТЭК" ҖЧҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының X социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның максаты - "ЛУКОЙЛ" ГАҖ хәйрия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, нефть компаниясе үз эшчәнлеген алып бара торган территорияләрнең актуаль социаль проблемаларын хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм халыкның инициативаларына ярдәм итү.
Зәй халык мәшгульлеге үзәге белгечләре Александр Бистәсе, Бохарай, Аксар һәм Югары Шипкә мәктәпләрендә 8-9 сыйныф укучылары өчен «Һөнәр сайлау» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
24 сентябрьдә Алабуга муниципаль районындагы “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Г.Тукайның әкиятләре” дигән викторина үтте.
“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты һәм Түбән Кама муниципаль районындагы “Веста” үзәгенең бергә үткәрелүче чаралары кысаларында “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова 6-17 яшьлек 12 бала һәм аларның ата-аналары белән “Дөнья образы-космос” дип аталган дәрес үткәрде.
21 нче сентябрьдә һөнәри юнәлеш бирүче «Ориентир» кинотеатры проекты кысаларында Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Кастамону Интегрейтед вуд индастри» ҖЧҖ заводына экскурсия оештырды. Чара Алабуга районы предприятиеләрендә кирәкле эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.