"Чишмә" үзәге проекты "ЛУКОЙЛ" ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Теләче муниципаль районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «ЛУКОЙЛ» ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчесе булып танылды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәридә Шәйхетдинова җитәкчелегендәге "Ярдәм кулы" проекты «Экология» номинациясендә җиңде.

«Ярдәм кулы» дигән социаль проект, яшь белгечләрне – коллективны яшәртү өчен, социаль хезмәткәрләр сафына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проектта өлкән сыйныф укучылары - волонтерлар,  яшь белгечләр, социаль хезмәткәрләрнең өлкән буын эстафетасын кабул итеп алыр өчен катнашалар. «Ярдәм кулы» проектын тормышка ашырганда өлкән сыйныф укучылары-волонтерлар социаль технологияләр, инновацион формалар һәм өлкәннәр белән эшләү ысуллары белән танышачак. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары аерым игътибар үзәгенә алыначак.

Проектны тормышка ашыруны өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре, агымдагы елның октябреннән 2020 елның мартына кадәр гамәлгә ашырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International