25 сентябрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучыларның көндезге эвакуация буенча планлы янгын-тактик шөгыле уздырылды.
Эвакуация янгын чыккан очракта персоналның эш-гамәлләрен тикшерү максатыннан үткәрелде. Персоналның эшен эчке хезмәт майоры С.А. Деманов тикшереп торды.
Өйрəнү билгелəнгəн вакытта узды, интернат-йорт житəкчелеге һəм коллективы оешкан төстə тиз арада өлкəннəрне эвакуациялəделəр.
Интернатта яшəүчелəр планлы өйрəнүлəргə аңлы карады һəм хезмəткəрлəргə булышлык күрсəтте.