Кукмара районының "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгеннең тегү остаханәсендә "Иң яхшы мастер" конкурсы узды. Социаль хезмәт алучылар тернәкләндерү чорында тегү буенча алган хезмәт күнекмәләрен күрсәтте.
Конкурс башында куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде, тегү машинасында эшләүнең төп моментларын искә төшерделәр.
"Тегү эше - сенсомоторика, глазомер, кулларның вак моторикасы үсешенә ярдәм итә", - ди хезмәт буенча инструктор Асия Борковских.