Мобиль офис эше кысаларында сентябрь аенда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче биш чара уздырды.
9-10 нчы сыйныф укучылары бу чараларга бик теләп катнашты. Тест нәтиҗәләре буенча балалар үзләренә кызыклы мәгълүмат алдылар. Һәр өлкән сыйныф укучысы белән аерым консультация үткәрелде, хезмәт базарында туры килә торган һәм кирәкле һөнәрләр, шулай ук шәһәр һәм республиканың уку йортлары хакында фикер алыштылар.
Компьютер тестында барлыгы 97 өлкән сыйныф укучысы катнашты.