2019 елның 25 сентябренә республикада эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 10 925 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 83 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,54 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 47 500 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 933 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,23 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 602 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 561 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 56 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.