Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 826 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 35 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яшел Үзән һәм Менделеевскта эшсезләр саны да кимегән, 25 сентябрьгә әлеге мәшгульлек үзәкләрендә 553 һәм 56 эшсез граждан теркәлгән.

Бу атнада эшсез гражданнар санының аз гына артуы Яр Чаллыда (+10), Алабугада (+8) һәм Чистайда (+4) күзәтелә.

Кама Аланында хисап чорында хәл үзгәрмәгән. Шәһәрдә 306 рәсми теркәлгән эшсез граждан исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International