Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Архиповна Тарасованы туган көне белән котладылар.
Юбилярны котларга шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Жуков килде. Ул әбигә шәһәр җитәкчелеге исеменнән чәчәк бәйләме, бүләк, РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бәйрәм открыткасы тапшырды.