«Веста»да «Сәламәтлек иленә сәяхәт» ясалды

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Галиуллина «Әни+бәби» технологиясе буенча 3-5 яшьлек балалар белән «Сәламәтлек иленә сәяхәт» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.

Сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен кечкенәдән үк формалаштырырга кирәк. Бу процесс кызыклы үтсен өчен балалар белән төрле уеннар уйнарга мөмкин. Балалар бу дәрестә «Сәламәтлек иле»нә сәяхәт ясады. Ул музыкаль зарядка белән башланып китте: балалар күңелле музыка астында төрле хәрәкәтләр, күнегүләр башкардылар.

Аннан соң бик теләп кеше өчен файдалы витаминнарга бай булган көзге уңыш “җыйдылар”, махсус туплар ярдәмендә кул һәм бармакларына массаж ясадылар, бу вак моториканы үстерә. Бигрәк тә балаларга тылсымлы тартма эзләү ошады, анда алар шәхси гигиена чараларын таптылар.

Дәрес күңелле, нәтиҗәле узды. Һәр бала кечкенә генә бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International