Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казан шәһәрендә яшәүче Галина Ивановна Рейтерда кунакта булып кайтты.
1 октябрь көнне Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Өлкәннәр декадасы" уңаеннан "Әбиләр һәм бабайлар, сөйкемлеләр, якыннар" дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы уздрылды.
4 нче октябрь көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия яшенә якынлашучы гражданнар һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздыра.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Хатын – кызларның мәшгульлегенә булышлык итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» юнәлеше буенча чара узды. Әлеге чарада бала карау буенча ялда булган хезмәткәрләр катнашты.
Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр декадасын ачу тантанасы булып узды.
30 сентябрьдә Әгерҗе районының "Наз" приютында тәрбияләнүчеләре белән тәрбияче Ефимова Лидия "Сак булыгыз - терроризм!" темасына дәрес уздырды.
Узган җомгада Түбән Камада 20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм 14 нче лицейның 9 нчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрелде.
Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга - юк" акциясе кысаларында “Безнең куллар тик утырыр өчен түгел” социаль проектын тормышка ашыру уңаеннан “Мин, син, ул - бергә тату гаилә! “ дигән балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә милли киемнәрдәге курчаклар, милли чигүле калфаклар һәм түбәтәйләр тәкъдим ителде.
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшенә якынлашучы гражданнар өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган консультация оештырылды.
“Экстремизмга – юк!” айлыгы уңаеннан Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгедә экстремизм һәм терроризмга каршы чаралар узды.