ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучы Зиннур Сәитов кече ватаныннан кунаклар булып кайтты.

Календарьда беренче октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Безнең барыбыз өчен дә бу - заман бәйләнешен, җылылык һәм ихласлыкны, өлкән буынга хөрмәт һәм мәхәббәтне символлаштыручы үзенчәлекле бәйрәм. Бу көнне без зур тормыш тәҗрибәсе туплаган һәм гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклаучы кешеләрне хөрмәтлибез. Республиканың өлкән яшьтәге кешеләре -безнең өчен таяныч, тырыш хезмәт, патриотизм һәм ныклык үрнәге.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү алдыннан Әлмәт мәшгульлек хезмәте җитәкчелеге мәшгульлек үзәгендә эшләүче хезмәт ветераннары, хезмәттәшләре белән очрашу оештырды.

30 сентябрдә Биектау районы Алан-Бәксәр авыл җирлеге мәдәният йортында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар бәйрәм табыны һәм өлкәннәр көненә багышланган концерт оештырдылар.

 

26 сентябрьдә, Өлкәннәр көне уңаеннан Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Зәй-Каратай авылында өлкән кешене алган гаиләдә булдылар.

Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Минем һөнәрем - минем киләчәк" дигән һөнәри юнәлеш бирү проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Сентябрьдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Әти-әнием һөнәре" дигән темага рәсем конкурсы оештырылды.

18-23 сентябрьдә Яшел Үзән мәшгульлек үзәге белгече зона буенча эш төркеме вәкиле белән берлектә эш бирүчеләрне хезмәт законнары нормаларын һәм хезмәт өчен түләү турындагы законнарны үтәүне тикшерүдә катнашты. Барлыгы ике оешма тикшерелде.

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру тернәкләндерү эшенең мөһим элементы булып тора.

Терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге методисты Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен "Иң беренче чиратта куркынычсызлык" дигән темага методик сәгать үткәрде. 

27 сентябрь көнне Зәй районы Үзәк китапханәсенең уку залында 2 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләрнең күпкырлы дөньясы» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды. Анда Зәй халык мәшгульлеге үзәге  профконсультанты Ләйсән Баһаветдинова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International