Кукмарада "Экстремизмга - юк!" айлыгы бара

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр  тернәкләндерү  үзәгендә  "Экстремизмга - юк" акциясе кысаларында “Безнең куллар тик утырыр   өчен түгел”  социаль проектын тормышка ашыру уңаеннан “Мин, син, ул - бергә тату гаилә! “  дигән балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә милли киемнәрдәге курчаклар, милли чигүле калфаклар һәм түбәтәйләр тәкъдим ителде.

Барлык халыкларда да тәрбиянең төп максаты - халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклау, ныгыту һәм үстерү турында кайгырту, яшьләргә олы буын тарафыннан тупланган тормыш, рухи тәҗрибәне тапшыру турында кайгырту.

Мондый чаралар үз төбәгендәге халыклар мәдәнияте белән кызыксынуны арттыра, сувенир курчак ясау күнекмәләрен һәм иҗади осталыкларын арттыра, патриотизм һәм толерантлык хисләрен тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International