«Демография» милли проектын тормышка ашыру уңаеннан Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Хатын – кызларның мәшгульлегенә булышлык итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» юнәлеше буенча чара узды. Әлеге чарада бала карау буенча ялда булган хезмәткәрләр катнашты.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең өлкән белгече Марина Соловьева проектның бурычлары һәм мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде. Катнашучыларны бигрәк тә декрет ялы вакытында өстәмә белгечлекләргә укыту мәсьәләсе кызыксындырды.
Психолог Эльвира Завьялова һәм логопед Светлана Юрина баланың үсеше, баланың сөйләм телен һәм когнитив функцияләрен үстерү алымнары һәм дәресләре, шулай ук баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүгә әзерләү турында сөйләделәр.
Яшь әниләр белгечләргә сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.