Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казан шәһәрендә яшәүче Галина Ивановна Рейтерда кунакта булып кайтты.
II төркем инвалид Г. Рейтер Владимир өлкәсенең Кальчугино шәһәрендә туа. Ул төсле металл эшкәртү техникумында «Техник-технолог» белгечлеге буенча урта техник белем алган. Юллама буенча Казан компрессор заводына технолог итеп җибәрелә, анда ул үзенең булачак ире Юрий Андреевич белән таныша. Аннары Г.Рейтер конвейер бригадиры булып «Точмаш» заводына техник контроль бүлегенә күчә.
2017 елның октябреннән башлап, Галина Ивановна социаль ярдәм хезмәте күрсәтү карамагында. Бүген аның янында даими рәвештә оныгы Станислав хатыны белән яши.
Г.Рейтер бик ачык күңелле кеше һәм барысы белән дә дустанә мөнәсәбәтләр саклый. Хөрмәтле кунак - Эльмира Зарипованы да зур хөрмәт күрсәтеп каршы алды. «80 ел эчендә туган көнемне бер тапкыр да билгеләп үтмәдем, беркайчан да моның кадәр кунаклар һәм игътибар юк иде. Бу минем өчен көтелмәгән хәл», - дип уртаклашты Галина Ивановна. Ведомство башлыгы пенсионерга нык сәламәтлек һәм иминлек теләде.