Минзәлә интернат-йортында өлкәннәр декадасына тантаналы старт бирелде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында Өлкәннәр декадасын ачу тантанасы булып узды.

Социаль хезмәт алучыларны, тармак ветераннары һәм пенсионерларын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, интернат-йорт директоры Ирина Исмәгыйлова котлады. «Тургай» социаль приюты хезмәткәрләре дә өлкәннәрне үзләренең концерт номерлары белән шатландырды.

Шулай ук бу көнне социаль хезмәт алучылар С.Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрына да бардылар.

Бу чаралар буыннарның тыгыз элемтәсен саклап калу, өлкәннәрнең кәефен яхшырту, өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International