"Шәфкать" тернәкләнүчеләре әби-бабайларны рәсемгә төшерә

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

1 октябрь  көнне Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  "Өлкәннәр декадасы" уңаеннан "Әбиләр һәм бабайлар, сөйкемлеләр, якыннар" дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы уздрылды.

Конкурста үзәктә тернәкләнү курсы узучы балалар катнашты. Балалар акварель буяулар, төсле карандашлар, фломастерлар ярдәмендә үзләренең әби-бабаларын бик теләп ясады. Үз рәсемнәрендә өлкән буынга карата мәхәббәт һәм хөрмәт белдерергә тырыштылар. Кемдер әби-бабайсын гаилә даирәсендә, кемдер тәмле пироглар пешергән вакытта, кемдер портрет рәвешендә сурәтләде.  Һәр рәсем үзенчә уникаль һәм матур булды. Тәкъдим ителгән барлык эшләр дә зур тырышлык, мәхәббәт һәм фантазия белән башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International