30 сентябрьдә Әгерҗе районының "Наз" приютында тәрбияләнүчеләре белән тәрбияче Ефимова Лидия "Сак булыгыз - терроризм!" темасына дәрес уздырды.
Әлеге дәрес теракт янаганда, шартлаткыч матдәләр табылганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында иде. Балалар һәр очракта үзен ничек тотарга, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген кабатладылар. Тәрбиячеләр балаларны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзләрен саклау һәм көтелмәгән ситуациядә ориентлаша белү өчен нинди мәгълүматларны белергә кирәклеген аңлау өчен тырышалар. Һәр дәрестә аларның дөрес нәтиҗәләр ясаулары, яхшылыкны явызлыктан аерырга өйрәнүләре бик мөһим.
Әлеге чарада 9 бала катнашты.