Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшенә якынлашучы гражданнар өчен Халыкара өлкәннәр көненә багышланган консультация оештырылды.
Психолог Снежана Лунева эш эзләгәндә киң таралган хаталарны ничек булдырмаска, стресстан һәм начар кәефтән ничек котылырга икәнлеген сөйләде. Эшсез гражданнар белән консультация җылы шартларда, күтәренке кәеф белән үтте. Барлык катнашучыларга эшкә урнашу мәсьәләләре буенча практик киңәшләр бирелде.